Татарстанда 27 июльдә алмашынучан болытлы һава урнашачак.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, көндез кайбер районнарда яшенле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр, яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез +31...+36 градус булачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев