Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм +8 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм +8 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда көнчыгыш циклоны йогынтысында һава шартлары начарая, температура фонның кимүе дәвам итә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә әйтелә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Казаннан тыш, кайбер урыннарда яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә.

Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндезге сәгатьләрдә – 15-18 метрга, ТР башкаласында 15 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы -2 градуска тәшкил итсә һәм кырау күзәтелсә, көндезге сәгатьләрдә төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылыначак. Казанда термометрның терекөмеш баганасы +6..+8 градуска кадәр күтәрелә.
 


Нет комментариев