Татарстанда җиңел машина йөк машинасына бәрелгән, бер кеше һәлак булган
Хәбәрләр

Татарстанда җиңел машина йөк машинасына бәрелгән, бер кеше һәлак булган

Казан янында трассада чит ил машинасы һәм йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Audi автомобиле йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 24 сентябрь төнендә Питрәч районында М-7 трассасында булган. Audi йөртүчесе, 35 яшьлек ир-ат, зур тизлек белән барган һәм «МАЗ» йөк машинасына бәрелгән. Йөк машинасы яна, ә җиңел машина йөртүчесе урында ук үлә.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

 


Нет комментариев