Түбән Камада 14 яшьлек кызны эзлиләр
Хәбәрләр

Түбән Камада 14 яшьлек кызны эзлиләр

Бу хакта шәһәр полициясе хәбәр итә.

27 июльдә кыз Чабьинская урамындагы 5 нче йорттан чыга, аның кайда булуы билгесез.

Ул кара джинс шорты, рәсемле кара футбока, кара кеды кигән, үзе белән кара хатын-кыз сумкасын алган.

Буе 150 см, чәчләре чия төсендә, күзләре коңгырт.

Югалган кыз турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан 102 яки 8-987-221-54-23 телефоннарына шалтыратулары сорала.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев