Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Хәбәрләр

Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!

Юбилеегыз белән.

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

— Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Табигый зирәклек, гаделлек һәм район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен эшләү, олының да, кеченең дә йөрәгенә үтеп керерлек юллар таба белү — сезнең олы йөрәкле шәхес булуыгызны тасвирлаучы сыйфатларның берничәсе генә. Барлык гомерегезне, көчегезне туган җиргә хезмәт итүгә багышлап, тырыш һәм нәтиҗәле эшегез белән районда гына түгел, республикабызда да дан казанган олы шәхес сез. Хезмәтегез Кайбыч районына килеп кергәч тә, ерактан балкып каршы алган авылларында, күкрәп утырган басу-кырларында, тигез, матур юлларында чагылыш таба. Үткәннәргә карап шөкер иткән, киләчәккә карап фикер йөрткән сездәй затның гомер чаптары ару-талу белмәсен. Сәламәт булып, күңел тынычлыгында, гаилә тигезлегендә куанычлы гомер итәргә язсын сезгә.


Нет комментариев