Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча ярышлар үтте

Яңа уку елы башлану белән районның спорт тормышы да җанлана. Узган атнаның шимбәсендә «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында яңа спорт сезоны ачылды. Бу көнне укучылар Спартакиадасы кысаларында район мәктәпләре укучылары арасында ирекле стильдә 50 метрга йөзү буенча ярышлар үтте.

Шәхси беренчелектә 5-9 класс укучылары арасында 33,92 секунд күрсәткеч белән Кошман төп мәктәбеннән Салават Садриев җиңү яулады. Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Адель Маннанов икенче күрсәткечкә иреште. Мәлки төп мәктәбеннән Олег Сергеев өченче урында. Шул ук яшьтәге кызлар арасында Олы Кайбыч укучылары Камилә Гарәфетдинова һәм Ләйлә Зиннәтуллинага уңыш елмайды. Мәлкидән Кристина Блинова өченче урынны яулады.
10-11 класс егетләре арасында иң яхшы күрсәткечкә (30,73 секунд) Олы Кайбыч мәктәбеннән Рәдиф Сөнгатуллин иреште. Шул ук мәктәптән Булат Мотыйгуллин икенче, Олы Подберезье урта мәктәбеннән Даниил Савельев өченче урынны алды. Кызлар арасында Олы Кайбычтан Диана Вишняковага тиңнәр булмады. Иске Тәрбиттән Диана Блинова һәм Олы Кайбычтан Юлия Шоркина икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Командалар арасында ике яшь категориясендә дә Олы Кайбыч урта мәктәбе командалары ышанычлы җиңү яулады. 5-9 класслар арасында Мәлки һәм Бәрлебашы җыелма командалары икенче-өченче урыннарга чыкты. Ә 10-11 класслар арасында Иске Тәрбит һәм Олы Подберезье мәктәпләре икенче-өченче урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев