Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә яңа директор билгеләнде

Хәзер мәктәп белән әлегә кадәр директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән талантлы педагог Гөлинә Габдрахманова җитәкчелек итәчәк. Аңа кадәр эшләгән директор Рамилә Миңнуллина декрет ялына китте.

Мәктәп коллективына яңа директорны тәкъдим итү җыелышына килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар теләде, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген тагын да камил-ләштерү бурычын куйды. Ул шулай ук әлеге мәктәптә укучыларга химиядән белем бирүче тәҗрибәле укытучы Гөлия Рәхмәтуллинаны юбилее белән кай-нар котлады һәм озак еллар дәвам иткән нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән чәчәк бәйләме тапшырды. Район башлыгы мәктәпкә мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев