Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Галия Кайбицкая исемендәге музейга тальян гармун белән радиоалгыч бүләк иткәннәр

Галия Кайбицкая исемендәге музейда эшләүче музыка уен коралларының ачык күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулылана бара. Бу хакта музей директоры Чулпан Камлиева хәбәр итте.

Төзек хәлдәге җиз телле тальян гармун һәм “Сириус-316” маркалы колонкалы радиоалгыч – Федоровское авылында яшәүче Фәридә апа Гыймадиева (рәсемдә) бүләге. Әлбәттә, әлеге уен коралларының һәркайсы гаиләнең үзе өчен дә кадерле. Тальян гармунны Фәридә апаның ире Ингел абый әле яшүсмер чагында беренче хезмәт хакына алган. Тамак туйганчы ашаумы, әллә гармунмы көрәшендә яшьлек дәрте җингән ул чакта. Башта Борындык урамнарын гөрләткән, соңрак 30 елга якын Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә кичке уеннарда мөселман кардәшләребезнең күңелләрен күтәргән, сагыну сагышларын тараткан, мәҗлесләрнең күрке булган ул гармун.
Ә патефонлы радиоалгыч – гаиләнең олы улы, Үзбәкстандагы милли чуалышлар корбаны Илфат истәлеге…
Фәридә апа музейга бүләк иткән кадерле ядкарьләр – әнисе Маһикамал апа тукыган тастымал белән чиккән сөлге дә музейда үз урынын тапты.
Исегезгә төшерәбез, ачык күргәзмә 31 сентябрьгә кадәр дәвам итә һәм ул эшен музыка уен кораллары парады белән төгәлләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев