Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Техникаң яшел уракка әзерме?
Язгы кыр эшләре тәмамланып, атна-ун көн вакыт үтүгә, авыл хезмәтчәннәре өчен яңадан күләмле, җаваплы эш – терлек азыгы хәзерләү чоры башлана.
-
Кайбычның урак алдынгылары
Күрсәткечләр 1 сентябрьгә.
-
Кайбычта урак язмышын хәл итүдә яшьләр дә катнаша
Иген басуларында яшьләрне дә күп очратырга була. Язмышын авыл белән бәйләгән егетләр уракта да сынатмый.
-
Кайбычның урак алдынгылары
Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.
-
Кайбыч кырларында эшләүчеләрне тәмле ашлары белән сыйлыйлар
Иртәдән кичкә кадәр басуда эшләүчеләрне хуҗалыклар ашханәләрендә эшләүче пешекчеләр вакытында кайнар аш белән тәэмин итә.
-
Турминский авылында тагын бер фермер хуҗалыгы барлыкка килде
Бу авылда хәзер әтиле-уллы Ермолаевлар фермерлык белән шөгыльләнә. Гаилә башлыгы Андрей Владимирович үз эшен дәүләттән алынган грант нигезендә башлап җибәргән. Ә улы Юрий фермерлык эшендә беренче адымнарын гына атлый әле. Ул быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән «Агро-стартап” бәйгесендә җиңү яулады.
-
Кайбычлылар сөт җитештерүне арттыра
Товарлыклы сөтчелек тармагы – районда ел әйләнәсе табыш китерүче тармакларның берсе. Ел әйләнәсе тырыш хезмәттә булган районыбыз терлекчеләре моның шулай икәнлеген бөтен тирәнлеге белән аңлап эшли.
-
Кайбыч басуларында көзге чәчү дәвам итә
Хәзерге вакытта районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышына нигез сала. Игенче-механизаторлар көзге культуралар чәчү белән мәшгуль.Район буенча барлыгы 11 мең 35 гектар көзге культуралар чәчү планлаштырылган булса, 9 сентябрьгә шуның 8 702 гектары, ягъни, 79 проценты чәчелгән.
-
Кайбыч игенчеләре Республика көнен басуда каршы ала. Алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
Уракка төшкәннең беренче көненнән үк көн-төн кырда алар. Бүгенге көндә барлык мәйданнарның 70 процентында диярлек урып-җыю эшләре башкарылды инде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, көннәр яңгырсыз торса, уракны сентябрьнең беренче көннәрендә тәмамларга тулы ышаныч бар.
-
Кайбычта алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
Уңыш язмышы хәл ителгән бу көннәрдә бар игътибар игенчеләргә юнәлгән. Алар иртәдән кичкә кадәр иген басуларын иңли. Шәһәр кешесенә яңгыр яуды да, яумады ни, ә менә урак чорында көннәр яңгырга китсә, авыл кешесенең, бигрәк тә кырдагыларның, йөрәгенә ут каба. Игенчеләр, яңгыр-ларның игеннәрне югалтуларга китерүен аңлап, зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән комбайнчыларны барысына да үрнәк итеп куялар, аларны эш урыннарына килеп бүләклиләр.
-
Кайбычның алдынгы комбайнчылары исемлеге
Районыбыз басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 1 августка
-
Ульянково фермасында агымдагы елның сигез аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар
“Дубрава-2” җәмгыятенең Ульянководагы сөтчелек-товарлыклы фермасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды. Анда агымдагы елның сигез аена йомгак ясадылар. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, филиал управляющийлары, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру технологлары катнашында үтте.
-
Ульянково авылы апалары ашлыкны чистартып, складларга урнаштыруда активлык күрсәтә
Урып-җыю кампаниясе төгәләнде, шулай да ындыр табакларында эш дәвам итә әле. Ашлыкны чистартып, складларга урнаштырырга кирәк.
-
Кайбыч игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде
Кайбыч игенчеләре бу атнада бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Нәтиҗәдә, 25879 гектар мәйданнан 57356 тонна ашлык җыеп алынды. Уртача уңдырышлылык бер гектардан 22,2 центнер тәшкил итте.
-
Мәлкидән Николай Петухов ярдәмчесе Евгений Гаврилов белән урак язмышын хәл итүдә үз өлешен кертте
Районыбызның кайсы хуҗалыгына барма, иген басуларында иртәдән кичкә кадәр куәтле техника гөрелтесен ишетәсең. Әйтерсең лә, кыр кораблары салмак кына искән җилдә дулкынланып торган иген диңгезендә йөзә. Хәзерге чорда бар игътибар, бар хөрмәт игенче-механизаторларга юнәлдерелгән. Чөнки иген язмышы алар кулында.