Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Техникаң кышкы саклауга куелганмы?
Басу-кырларда эшләүче техниканы кышкы саклауга кую мәсьәләсенә игенче-механизаторларыбыз һәрвакыт җитди карый. Бу аңлашыла да, хәзер кырларда үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән кыйммәтле техника эшли. Аларның кадерен белергә кирәк. Закиров исемендәге җәмгыятьтә агрофирмаларның, хуҗалыкларның баш инженерлары, баш агрономнары катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
-
Кышлату чоры якынлаша
Узган шимбәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Чүпрәле районының Аксу авылында урнашкан "Чүпрәле" агрофирмасы базасында Иделаръягы зонасы районнары хуҗалыкларының ветеринария врачлары, зоотехниклары, ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашында зона семинар- киңәшмәсе үткәрде.
-
Кыр эшләре тукталмый
Районыбыз игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләде.
-
Амбарларга ашлык агыла
Районыбыз игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюның финиш сызыгына чыкты.
-
Кыр батыры
"Гөбенә" агрофирмасы игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләп килә.
-
Урак – иң җаваплы чор
Икмәкне басудан җыеп алганчы, көнне төнгә ялгап эшлисе. Һава торышы мөмкинлек бирсә, дип тә өстәр идем.
-
Терлекчелек игътибар сорый
Урып-җыю чорында терлекчелеккә игътибар кимергә тиеш түгел. "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебашы филиалында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз шушы тармакның мөһим мәсьәләләре турында барды.
-
Орлыкны дөрес саклау – югары уңыш нигезе
Орлыкчылык, авыл хуҗалыгының махсус тармагы буларак, уңдырышлылыкны һәм продукциянең сыйфатын арттыруда, илнең азык-төлек белән тәэмин ителеш буенча иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Әнә шуңа да "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тикшерүләр уздырганда орлыкчылык турындагы законнарның үтәлешенә зур игътибар бирә. Тикшерү нәтиҗәләре хуҗалыкларда орлыклык материалның еш кына...
-
Республика бәйгесендә
Бу атнаның сишәмбесендә Бөгелмә районындагы "Бөгелмә нәсел предприятиесе" җәмгыятендә дуңгызларны ясалма орлыкландыру технологларының республика бәйгесе узды.
-
Дару үләннәре җыяр чак
Безне чолгап алган болыннар, Кайбыч урманнары төрле дару үләннәренә бай.
-
Терлеге бар – бай кеше ул
Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында 6 июльдә Актанышта авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышлап уздырылган республика киңәшмәсе яктылыгында икенче көнне Кайбычта да көн кадагындагы мөһим мәсьәләләр буенча зур сөйләшү булды.
-
Карантин бетерелде
Татарстан Республикасы Президентының "Татарстан Республикасының кайбер торак пунктлары территорияләрендә һәм Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга иминлексезлек сәбәпле урнаштырылган карантинны бетерү турында"гы Указы чыкты.
-
Чалгылар чыңлар чак
Районыбыз басуларында күпьеллык үлән мул булып үсте. Димәк, чалгылар чыңлар чак җитте.
-
Киңәшле эш таркалмый
Кичә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров җитәкчелегендә Кама Тамагында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
-
Чалгылар чыңлар чак җитте
Район хуҗалыклары басуларында күпьеллык үләннәр беренче катка урырга өлгереп килә. "Чалгылар чыңлар чак җитте", - диләр бабайлар печән чорын күздә тотып. 24 майда "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы машина- трактор паркында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнары, баш инженерлары катнашында, терлек азыгы урып- җыю техникасының әзерлеген карау буенча киңәшмә үтте.