Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшел уракка төштеләр
Кышлату чорында терлекчелектән мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда.
-
Терлек азыгы әзерлиләр
Шушы көннәрдә Кайбыч кырларында терлек азыгы әзерләү башланды. Район буенча барлыгы 102 гектар мәйданда эш башкарылган инде.
-
Эшнең кызган чагы
Районыбыз игенче- механизаторлары язгы кыр эшләре темпларын көннән- көн арттыралар.
-
Маллар көтүгә чыкты
Язгы кыр эшләре барган чорда, терлекчелек тармагы икенче планда калырга тиеш түгел. 7 майда "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария врачлары, зоотехниклары, ферма мөдирләре катнашында үткән киңәшмәдә нәкъ шул фикер яңгырады.
-
Бар көчне – чәчүгә
2 майда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг булды.
-
Малларның кадерен беләләр
Язның икенче көнендә Кайбычка ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән килде. Ул районда иң эреләрдән саналган "Гөбенә" агрофирмасының Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән фермаларында малларны кышлату барышы белән танышты.
-
Авыл уңганнарына таяна
"Алтын кырлар" җәмгыятендә хезмәт алдынгыларын данладылар.
-
Кышлату чоры дәвам итә
Әле шушы араларда гына Закиров исемендәге җәмгыятькә райондагы барлык ветеринария врачлары киңәшмәгә җыелды.
-
Тәҗрибә уртаклаштылар
Узган шимбәдә Мамадышта Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагының 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясау буенча республика киңәшмәсе үткәрелде.
-
Авыл хуҗалыгына белгечләр кирәк
15 февральдә хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар, ферма мөдирләре катнашында "Бакчачы" җәмгыяте базасында үткән киңәшмәдә кышлату барышының уңай һәм кимчелекле якларын ачыкладылар.
-
Авыл уңганнарга таяна
Бәхетен туган авылында тапкан кешеләр күп бездә. Алар, ата-бабалары һөнәренә тугры калып, намуслы хезмәт куеп яшиләр. Хуҗа Хәсән авылында да бар андый уңганнар. Мәктәпне тәмамлагач, кайбер яшьтәшләре кебек, шәһәргә ашкынмаган, язмышларын туган җире белән бәйләгән алар.
-
Шикәр чөгендере табыш китерә
Урамда Раштуа салкыннары булса да, кояш барыбер нурларын мулрак чәчә башлады. Инде кышның яртысын кышладык, көннәр язга таба авышты. Бу инде игенче-механизаторларга язгы кыр эшләренә әзерлекне башлап җибәрергә дигән хәбәр дә.
-
Белемле меңне егар
Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен укулар дәвам итә.
-
Терлеге бар иркен яши
19 гыйнварда "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалы базасында "Ак Барс" агрохолдингының республика семинар-киңәшмәсе үткән иде. Икенче көнне анда район хуҗалыклары җитәкчеләре, ферма мөдирләре җыелды.
-
Хезмәтенә күрә – уңышы
Төрле истәлекле вакыйгалары, шатлык-куанычлары, мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. "Гөбенә" агрофирмасы хезмәтчәннәре бу елны яхшы кәеф белән башлап җибәрде. Алар бәйрәм көннәрендә билгеләнгән эш графигыннан тайпылмыйча, хезмәт урыннарында булды. Агрофирма терлекчеләре узган елны чагыштырмача уңышлы төгәлләде. Бу хакта без баш зоотехник Илгизәр Мисбахов белән әңгәмә кордык.