Ике кубок та урсаклыларда

Календарьда яз ае башланса да, кыш үз урынын бирергә ашыкмый. Көннәр чагыштырмача салкын тора. Район спорт сөючеләре табигать биргән бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша, чаңгы юлларыннан эзне суытмый.
Март ае башында, кояшлы, матур көндә Зур Урсак төп мәктәбе базасында чаңгы буенча эстафета ярышлары үтте. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында ике чакрым арада эстафета ярышы үткәрде.
Ярыш башланыр алдыннан район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәр командага уңышлар теләде.
Бу бәйгедә тугыз мәктәп командасы катнашты. Һәр команда составында ике малай, бер кыз чыгыш ясады. Кискен көрәштә составында Рөстәм Зәйнуллин, Исламия Кәримова, Алмаз Биктаһиров булган Зур Урсак мәктәбе командасы шактый аерма белән көндәшләрен артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып үтеп, җиңүгә иреште. Икенче урынны Борындык төп мәктәбе командасы яулады. Өченче урынга Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы чыкты.
Шул ук көнне район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге 5-9 класс укучылары арасында эстафета ярышы уздырды. Бу бәйгедә дә тугыз мәктәп командасы катнашты. Алдагы ярыштан аермалы буларак, монысында ике егет, ике кыз катнашты. Бу ярышта да Рамил Нуриев шәкертләре сынатмады, көндәшләрен, бер әйләнешкә диярлек артта калдырып, җиңү яулады. Команда составында разрядлы спортчылар Алмаз Нуриев, Эльвина Зәйнуллина, Раил Гыйльметдинов, Язилә Сираева чыгыш ясады. Бу сезон алар өчен бик уңышлы булды, республика күләмендә үткән ярышларда разряд нормалары тапшыра алдылар, "Кайбыч таңнары" район газетасы үткәргән традицион эстафета ярышында җиңүгә ирештеләр.
Икенче, өченче урыннарны Чүти һәм Борындык командалары бүлеште.
Ике ярышта да җиңү яулаган командаларга дипломнар, күчмә кубоклар, призлы урыннарга чыккан командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Югары күрсәткечле спортчылар әзерләгәне өчен Зур Урсак төп мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Нуриевка район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов Мактау кәгазе, истәлекле бүләк тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 09:58Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.9000
-
11 август 2022 - 09:53"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.10000
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.13400
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.11800
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.15500
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.12900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.21500
-
5 август 2022 - 14:35Соравылда яңа күпер сафка басты Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.35700
-
4 август 2022 - 08:46Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.31300
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.22200
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.13000
-
29 июль 2022 - 10:32Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.45200
-
27 июль 2022 - 09:01Кайбыч районында яңа суд рәисе билгеләнде Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Кайбыч районы суды коллективына яңа суд рәисен – Эльвира Нигъмәтҗанованы тәкъдим итте.23200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
12 август 2022 - 20:09Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү башландыЯңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе белем бирү учреждениеләренә барып, аларның әзерлеген тикшерү эшен башлады.19000
-
12 август 2022 - 20:09Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланды Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе белем бирү учреждениеләренә барып, аларның әзерлеген тикшерү эшен башлады.19000
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.13400
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.11800
-
11 август 2022 - 09:53"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.10000
-
11 август 2022 - 09:58Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.9000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика