Audi автомобиленең йөртүчесе Казанның Гафури урамында хатын-кызны бәрдереп үтергән
Хәбәрләр

Audi автомобиленең йөртүчесе Казанның Гафури урамында хатын-кызны бәрдереп үтергән

Казанның Гафури урамында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтен видеога төшергәннәр.

Шәһәр интернет-берләшмәләренең берсендә шуның язмасы урнаштырылган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте 59нчы йорты янында булган.

Audi автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе, Девятаев урамына таба хәрәкәт иткәндә, тиешсез урында юл аркылы чыккан хатын-кызны бәрдергән. Җәяүле шунда ук һәлак булган.


Нет комментариев