Бу вакыйга авыл халкы, бигрәк тә яшь буын өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Тантанада чыгыш ясаган Альберт Рәхмәтуллин бу объектның авыл халкы өчен никадәр мөһим булуын ассызыклады:
— Бүген бездә зур вакыйга — кыска вакыт эчендә төзелгән менә дигән мини-футбол мәйданын ачабыз. Нәкъ менә шундый спорт объектын күптән түгел Кече Кайбыч авылында да файдалануга тапшырган идек. Күз алдыбызда калкып чыккан бу мәйдан бик күркәм һәм уңайлы булды. Киләчәктә биредә зур уңышларга ирешкән танылган футболчылар үсеп чыгар дип ышанам, — диде ул.
Альберт Рәхмәтуллин үзе укыган мәктәп белән горурлануын да әйтеп узды. Аның әйтүенчә, мәктәп зур булмаса да, укучыларның укуда да, спортта да аерым уңышлары бар. Өстәл теннисы буенча төрле ярышларда авыл командасы гел җиңеп килә. Район башлыгы киләчәктә Олы Кайбыч авылында да зур футбол мәйданы төзү планы барлыгын җиткерде: «Замана авырлыкларына карамастан, без халык сәламәтлеге турында кайгыртырга тиешбез. Әлеге мәйдан яшьләргә осталыкларын арттырырга яхшы старт булып торсын», — дип өстәде.
Альберт Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, әлеге спорт мәйданы республика яки район бюджеты исәбенә түгел, ә хәйрияче ярдәме белән төзелгән. Аны районыбыздан ТР Дәүләт Думасына сайланган депутат, «Газпром межрегионгаз Казань» кампаниясенең генераль директоры Айдар Таһиров төзетте.
Айдар Таһиров та авыл халкына җылы теләкләрен җиткерде:
— Безнең компания илебездә газ чыгару белән генә чикләнми, шәһәр һәм авылларда спорт объектлары төзеп, массакүләм спортны үстерүгә дә зур өлеш кертә. Бу мини-футбол мәйданы бик матур килеп чыккан. Безнең инициативаны хуплап, уй-ниятебезне тормышка ашырырга булышканы өчен Альберт Рәхмәтуллинга һәм төзүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Хәзер инде сайлаучылар алдында хисап тота алам. Чөнки 2024 елда ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланганда, минем сайлау программамның бер өлеше авыл җирендә спортны үстерүгә ярдәм итү иде. Бу юнәлештәге эш алга таба да дәвам итәчәк. Яңа мәйдан балаларның һәм үсмерләрнең сәламәтлеген ныгытуда зур роль уйнар дип ышанам.
Символик кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар һәм авыл халкы спорт мәйданына узды. Бәрлебашы мәктәбенең яшь биючеләре чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.
Тантана Бәрлебашы һәм Кошман төп мәктәпләре футбол командаларының иптәшләрчә очрашуы белән дәвам итте. Киеренке һәм кызыклы уен нәтиҗәсендә, мәйдан хуҗалары 3:1 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады.
Яшьләр шатлыгы белән уртаклашты. Бәрлебашы мәктәбе укучысы Лиза Аверьянова болай диде:
— Авылыбызда мондый мини-футбол мәйданы ачылуына бик шатмын. Без монда футбол һәм башка уеннар уйнаячакбыз. Балалар сәламәтлеге турында кайгырткан җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә, — диде.
Өченче сыйныф укучысы Рәзилә Галиева да Лизаның сүзләрен хуплады.
Хәзер Бәрлебашы авылында да спорт белән шөгыльләнү һәм яңа җиңүләргә ирешү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Спорт мәйданчыгында урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә шөгыльләнә ала.
Нет комментариев