Көтмәгәндә гаиләбезгә авыр, ачы хәсрәт килде.
Кошман авылында гомер итүче әниебез Вәсилә Әүхәдулла кызы Сафина, авырып, арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Әлеге рәхмәт хаты аша газиз кешебезне соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыбызны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән барлык туганнарга, кода-кодагыйларга, күршеләргә, авылдашларга, сыйныфташларыбызга, дусларыбызга, хезмәттәшләребезгә — Кайбыч урман хуҗалыгы, газ участогы, «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе, үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективларына, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә, хәсрәтебезне үзенеке кебек кабул иткән һәр кешегә мең-мең рәхмәт яусын.
Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын. Кадерлебезнең авыр туфрагы җиңел, караңгы гүре якты, рухы шат, урыны оҗмах түрендә булсын.
Барлык балалары.
Нет комментариев