«Бир бишне!» бәйгесе Кайбычка җиңү китерде
Хәбәрләр

«Бир бишне!» бәйгесе Кайбычка җиңү китерде

Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында технологик эшкуарлык буенча үткәрелгән «Бир бишне!» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

 Анда ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Сайлап алу өч этапта узды. Аның нәтиҗәләре буенча, Татарстанда укучылар тарафыннан халыкның төрле проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән меңнән артык кушымта булдырылган. Белгечләр, аларны өйрәнеп, иң яхшыларын сайлап алды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район укучылары да бар. Федоровское мәктәбенең 11 класс укучысы Дилә Шаһизданова «Киемдәге язулар», аның классташы Зәринә Сәлахова "Татлы хыяллар"кондитерскаясы" һәм Кошман мәктәбенең сигезенче классын тәмамлаган Нияз Әхмәдуллин «Рәсем ясарга өйрәнәбез» кушымталарын ясап, җиңү яулады (җитәкчеләре — информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин). Алар диплом, ноутбук һәм «Байтик» лагерена путевка белән бүләкләнде.
Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Бир бишне!» республика бәйгесе технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән. Алты ай дәвамында 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп һәм башка уку йортлары укучылары үз мобиль кушымталарын төзергә өйрәнгән.


Нет комментариев