Җире шундый микән, әллә суымы, бигрәкләр дә тырыш, булдыклы һәм җор телле халык яши бу авылда.
Борындыкка барган саен, шундый уйлар белән кайтам. Габделбарый абыйларга килгәч, бу фикеремнең дөреслегенә кабат инандым.
Габделбарый ага Хәйруллин туксан яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан кунаклар кабул итте. Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов та барды. Казаннан кызлары Әлфия белән Әлбинә, кияве Ирек кайтты, шушы авылда яшәүче оныгы Айгөл килде. Күптән түгел, кышкы каникул вакытында барлык онык-оныкчыклары җыелып, бабаларын хөрмәтләп, юбилее белән тәбрикләп киткән булганнар инде. Туган көнендә кабат җыелып, мул итеп табын корганнар.
Ишектән керә-керешкә, Фәния Фәритовна «Габделбарый абый егетләр кебек әле!» диде. Ул аны, гомер бәйрәме белән котлап, үзенә дә, якыннарына да исәнлек-саулык теләп, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасын һәм бүләген тапшырды.
Дөрестән дә Габделбарый Хәйруллинга туксан яшьне бирерлек түгел әле. Тормышында авырлыклары җитәрлек булса да, ул бүгенгәчә күңел көрлеген югалтмаган. Бала чагы да, шигырьдәгечә баллы чак булмаган, чөнки ул Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Үсмер вакытыннан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, 1994 елга кадәр тракторда эшли. Тормыш иптәше Асия апа белән 50 ел матур гомер итеп, ике кызларын тәрбияләп үстергәннәр. Габделбарый абыйны бүгенге матур бәйрәме белән котлаучы якыннары арасында Асия апа гына юк, аның бакыйлыкка күчүенә дә унике ел вакыт узган. Пар канатлары каерылса да, балалары, оныклары аңа үзен ялгыз итеп тоярга бирми. Кайтып, хәлен белеп, ярдәм кулы сузып яшиләр.
Нет комментариев