Хәбәрләр

Эчтеңме, руль артына утырма!

Җәмәгатьчелек суды спиртлы эчемлек кулланган килеш автомобиль белән идарә иткән машина йөртүчегә карата тиешле административ җәза билгеләде.

Юлдагы җаваплылыкны онытып, үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куйган әлеге ир-ат хәзер зур күләмдә штраф түләячәк һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм кала.

Җәмәгатьчелек судында Урсак урманчылыгы поселогында яшәүче М. Сәмигуллинга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 нче өлеше нигезендә кузгатылган эш каралды.

Вакыйга үткән җәйнең 4 июлендә, кичке сәгать уннар тулып узгач (22:03тә) башлана. Олы Кайбыч — Колаңгы автомобиль юлының Кошман авылы тирәсендә, М. Сәмигуллин, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, алдан баручы «КамАЗ» машинасы юлын кистереп үтеп китә. Йөк машинасы шоферы, җиңел автомобиль йөртүченең салмыш булуын сизеп ала һәм шунда ук ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырта.

М. Сәмигуллинны машина белән идарә итүдән читләштерәләр. Махсус прибор аның организмында спирт булуын күрсәтә. Больницада үткәрелгән тикшерү дә шуны раслый. хастаханәсендә медицина тик Шулай итеп, аңа карата административ хокук бозу турындагы беркетмә төзелә.

Суд залында машина йөртүче дә, адвокаты да җаваплылыктан качарга тырышып карый. Әмма протоколлар, шаһитлар чыгышлары һәм ЮХИДИ тәкъдим иткән видеоязма кире каккысыз дәлилләр китерә. Бу ир-атның моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылганы да исәпкә алынды.

Суд карары нигезендә, М. Сәмигуллин 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм елярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.


Нет комментариев