Язгы кыр эшләре башланды
Хәбәрләр

Язгы кыр эшләре башланды

“Язның бер көне ел туйдыра”, - диләр бит. Игенчеләргә моны искәртәсе юк, кыр эшләрен вакытында башлап җибәрү алар өчен иң мөһим, кичектергесез башкара торган хезмәт. Язгы эшләрдә кулланылучы техниканың төзеклеге, ашлама, югары сыйфатлы чәчүлек орлыклары, ягулык-майлау материалларының җитәрлек булуы, эшкә җаваплы караш – көн таләбе.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары белән
махсус оешкан комиссия, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлегенә бәя бирде. Быел районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге белгече Илнур Гарипов рәислегендәге комиссия эшләде. Комиссия составында министрлыкның игенчелек буенча бүлеге белгече Айдар Камалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарә белгечләре катнашты.
Комиссия үз эшен “Туган як -Агро” хуҗалыгыннан башлады. Эш барышы белән инвестор Альберт Хәялиев таныштырды.
- Игенче- механизаторларыбыз язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы вакытында ремонтлап, әзерлек сызыгына куйды. Хәзерге вакытта агрегатлар күпьеллыкларны, уҗым культураларын тукландыра, туңга сөрелгән җирләрне тырмалый. Тракторлар механизаторлар белән комплектланган, эшне ике сменада оештырачакбыз. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама, чәчүлек орлык җитәрлек, - диде инвестор.
Комиссия “Равил Җәләлиев”, “Айрат Хәсәнов” крестьян- фермер хуҗалыкларында, “Родина”, “Август - Кайбыч” җәмгыятләрендә булып, техниканың әзерлеге, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары запасы, чәчүлек орлык торышын карадылар.
“Август -Кайбыч” җәмгыятләрендә комиссияне генераль директор Александр Иванов, белгечләр каршы алды.
- Без язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Барлык техниканы узган ел гына сатып алган идек, шуңа да ремонт кирәкми. Унике җир эшкәртү комплексы бар, алар әзерлек сызыгында. Чәчү комплекслары да бүгеннән эшкә керешә ала. Хәзерге вакытта ундүрт комбайн көнбагыш урып-җыюда эшли, кайбер тракторлар, “КамАЗ”лар кырдан көнбагыш ташый. Дүрт трактор агрегаты күпьеллыкларны, туңга сөрелгән җирләрне тырмалый, шул ук вакытта күпьеллыкларны, уҗым культураларын тукландыра. Механизаторлар белән техника куркынычсызлыгы, хезмәткә түләү буенча сөйләшү булды, - диде Александр Александрович.
- Барлык техниканы карап чыкканнан соң, Кайбыч районы игенчеләренең язгы кыр эшләренә җитди әзерлек алып бара дигән фикергә килдек. Кайбер хуҗалыкларда бераз кимчелекләр бар-барын, чәчү башланганчы аларны карап чыгарга кирәк. Кыр эшләре барышында иң мөһиме – техникага сакчыл караш, иминлек таләпләрен төгәл үтәү. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар телим, - диде комиссия рәисе Илнур Гарипов.
- Быелга безнең планнар зурдан. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тарафыннан бөртекле культуралардан 121 мең тонна ашлык җыеп алу бурычы куелды. Район тарихында 100 мең тонна ашлык җыеп алган ел булды. Димәк, сезнең белән бергә бу бурычны да җиңеп чыгарбыз дип ышанам, - диде Радик Камалетдинов.
Комиссия карары белән, 50 мөмкинлектән – 50 балл туплаган “Август - Кайбыч” җәмгыяте – беренче урынга чыкты. “Равил Җәләлиев” КФХсы һәм “Туган як - Агро” хуҗалыгы 48 балл белән – икенче урында, “Айрат Хәсәнов” КФХы 47 балл туплап – өченче урынга лаек булды. Район буенча әзерлеккә 47,5 балл куелды.


Нет комментариев