Җилдәй җитез атлар чаба
Хәбәрләр

Җилдәй җитез атлар чаба

Милли бәйрәмнең иң мавыктыргыч мизгеле – ат чабышлары.

Ат чабышының комментаторы Рәмис Хәялиев ярышта катнашучы җайдаклар белән таныштырып чыкты. Ике заездда өчәр ат чапты.

Беренче заезд чиста токымлы атлар арасында узды. Алар арасында Апас районының Тутай авылыннан Илмас Сәмигуллин “Барс” кушаматлы атта беренче килде. Икенче булып финиш сызыгын Кошман авылы егете Динар Хәмидуллин “Таира” кушаматлы атта үтте. Николай Лебедев (Кыр Буасы) “Афина” кушаматлы атта өченче урынны яулады.

Икенче заездда җирле атларда Олы Урсактан Илһам Кәримов “Лаура” кушаматлы атта җиңү яулады. Апастан Илмас Сәмигуллин “Алмаз” кушаматлы атта икенче урынга чыкты. Райондашыбыз Степан Поляков “Фиалка” кушаматлы атта өченче урынны алды. Аларның барысына да акчалата бүләк тапшырылды.


Нет комментариев