Юрист булып эшләүче авылдашлары Борындыкта ифтар уздырды
Рамазан аеның соңгы көнендә Борындак авылы мәчетендә авылдашлары Айдар хаҗи Гыйбадуллин гаиләсе ифтар ашы уздырды.
Ул әнисе Рәшидәнең якты истәлегенә багышлап, Аллаһы Тәгалә ризалыгына корбан чалдыруын әйтте. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мөселман кардәшләребезне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бәйрәм белән котлады, аның сәламнәрен җиткерде, мәҗлесне оештыручыларга олы рәхмәт сүзләрен әйтте. Үткәргән ифтарларының Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде.
Чакырылган кунаклар арасында авылдашлары гына түгел, Олы Кайбычта, башка якын-тирә авылларда яшәүчеләр, Казаннан кайтучылар да бар иде.
Ифтарны авыл имамы Тәфкил хәзрәт Сафиуллин башлап җибәрде, Айдар Гыйбадуллин дәвам итте.Ул иртәгә узачак Ураза гаете белән котлады, Коръән аятләре укыды. Айдар хаҗи юрист булып эшли, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен дә тәмамлаган. Авыз ачканнан соң, ир-егетләр бергәләп ахшам намазын укыдылар.
Тәфкил хәзрәт әти-әниләрне исән чакта кадерләргә кирәклеген, бакыйлыкка күчкән булсалар, алар рухына дога кылырга, сәдакалар бирергә кирәклеген әйтеп узды. Айдар хаҗига, тармыш иптәше Луизага ифтар мәҗлесе үткәреп, авыл халкын сыйлаганы өчен рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев