Кадерле кайбычлыларны Яңа ел белән тәбрик итәм!
Хәбәрләр

Кадерле кайбычлыларны Яңа ел белән тәбрик итәм!

Кадерле кайбычлылар!

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

— Кадерле кайбычлыларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Барыбыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны тарихта калдырып, алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Быел районда башланган барлык уңай үзгәрешләр киләсе елда да чагылыш тапсын. Яшәешегез дә уңай якка үзгәреш кичерә. Киләчәккә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләрегездә ышаныч уты сүнмәсен. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде. Барыбызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2026 ел яңа бәхетләр белән килсен!


Нет комментариев