Районның «Унике кыз» дип исемләнгән эшләүче яшьләр коллективы «Наше время — Безнең заман» фестиваленең зона этабында икенче урынга лаек булды.
Эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелүче «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең конкурс этаплары октябрьдә старт алды. Алар Чаллыда, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә узды. Фестивальнең тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Эшләүче яшьләр «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә чыгыш ясады.
Гөлнара Хәялиева җитәкчелегендәге «Унике кыз» бию коллективы ел саен фестивальдә актив катнаша. Алар быел Яшел Үзәндә патриотик мәгънәгә ия, бердәмлек турындагы «Яшәү көче» биюен тәкъдим итте. Район күләмендә үткәрелгән чараларда чыгыш ясап, якташларыбызны да матур биюләре белән сөендерәләр.
— Фестивальгә әзерлекне иртәрәк башладык. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы кызларыбыз сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә, район администрациясендә эшли. Кичләрен репетицияләргә җыелдык, аралаштык, — диде Гөлнара Хәялиева. — Биюнең уңышлы килеп чыгуы сәхнә костюмына да бәйле. Район җитәкчелеге безгә яңа матур күлмәкләр тегәргә булышты. Үз хезмәткәрләренең мондый фестивальләрдә катнашуының әһәмиятен аңлаган оешма җитәкчеләренә дә рәхмәт. Алдагы елларда өченче урынны алган коллективыбыз өчен икенче урын — үсеш күрсәткече. Суперфиналга үткәч, без «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концертта чыгыш ясадык.
2013 елда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, башка министрлыклар, ведомстволар белән берлектә оештырган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Проект авторы — Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проектның максаты — яшьләрнең сәләтен ачу һәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.
Фотоны бию коллективының җитәкчесе Гөлнара Хәялиева тәкъдим итте.
Нет комментариев