Кайбычта атказанган урманчы истәлегенә аллея утырттылар
Хәбәрләр

Кайбычта атказанган урманчы истәлегенә аллея утырттылар

Олы Кайбычтагы яңартылган үзәк паркта Россия Федерациясенең һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы Илгиз Хаффазов истәлегенә имән аллеясы утырттылар.

Агач утырту Федоровскоеда Кайбыч урман хуҗалыгында узган истәлекле чараның дәвамы булды. Акция «Алтмыш биш ел дәвамында урманга хезмәт итү: тере хәтер» дип исемләнде.

Имән Кайбыч районы символикасында аерым урын алып тора. Ул район гербында да сурәтләнгән. Утыртылган агачлар гомеренең 65 елын урман хуҗалыгына багышлаган Илгиз Хаффазов турында һәм аның эшен киләчәк буыннарга тапшыру зарурлыгы хакында һәрчак искә төшереп торачак. Чараны алып баручы, "Алдынгылар хәрәкәте«нең җирле бүлеге җитәкчесе Елена Краснова әнә шул хакта сөйләде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, экологик акциядә катнашучыларны сәламләп, Илгиз Хаффазовның район урманнарын үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчы һөнәренең аерым кыйммәткә ия булуын, гомерләрен урман хуҗалыгына багышлаучыларның истәлеген саклау мөһимлеген ассызыклады.

— Кайбыч районында бөтен республикага дан казанган имәнлекләр үсә. Һөнәри телдә алар урман фонды резерватлары дип атала. Без шушы матур ял паркында утыртачак имәннәр Илгиз Хаффазовичны искә төшереп торачак. Гомерен урманнарга багышлаган шәхесне хөрмәт белән искә алуы өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт. Урманчылар — үз һөнәренә тугры кешеләр. Без хезмәт кешеләрен, шул исәптән Илгиз Хаффазовны да, хөрмәт итәргә һәм онытмаска тиеш, — дип билгеләп үтте министр.

Илгиз Хаффазовның Кайбыч районында эшләгән еллары санына туры китереп, барлыгы 45 имән үсентесе утырттылар. Әлеге эштә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба, Арча, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш һәм Кайбыч районнары урман хуҗалыклары җитәкчеләре, тармак ветераннары катнашты. Аларга Бәрлебашының «Имән үсентеләре» мәктәп урманчылыгының яшь урманчылары һәм район халкы да кушылды.

Агач утыртылганнан соң, акциядә катнашучылар Илгиз Хаффазов хөрмәтенә куелган мемориаль тактаны ачты. Аны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Истәлекле чара «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында узды.


Нет комментариев