Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Бөтенроссия физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

10 августта безнең илебездә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу физкультураны, спортны яратучыларны, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны берләштерүче бәйрәм.

Бәйрәм уңаеннан мәктәпләрдәге физкультура укытучылары, тренерлар «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында ике командага бүленеп волейбол, футбол уйнадылар, ГТО нормативлары тапшырдылар. 

Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул аларга башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, яңа җиңүләр теләде, спорт өлкәсендә саллы нәтиҗәләргә ирешкән тренерлар — Мөрәледән Фрат Җиһаншин, Бәрлебашыннан Шәүкәт Фәсхетдиновка, Олы Подберезьедан Валерий Савинов, Федоровскоедан Юрий Григорьев, Мәлкидән Виктор Яковлевка район башлыгының Рәхмәт хатларын, спорт комплексның инструктор-методисты Диләрә Мершиновага ТР Спорт министрлыгының Рәхмәтен, спорт мәктәбе директоры Фәнил Миңнуллинга ТРның физкультура һәм спорт отличнигы күкрәк билгесен тапшырды. 

Физкультурачыларны һөнәри бәйрәмнәре белән спорт мәктәбе директоры Фәнил Миңнуллин, спорт комплекс җитәкчесе Җәмилә Сәгыева, бу өлкәдә эшләп киткән Артем Козлов, Юрий Михайлов, Динар Гатауллин, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин котлады. Бәйрәм кафеда мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев