Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта гриппка каршы прививка ясату дәвам итә

Татарстанда, шул исәптән Кайбычта да, гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды.

Үзәк сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре район Советы һәм башкарма комитет, төрле оешмаларны үз эченә алган иҗтимагый үзәккә килде. Бу көнне утыз биш кеше гриппка каршы прививка ясатты. Алар арасында шушы бинада эшләүчеләр генә түгел, пенсиядәге өлкәннәр дә бар иде. Иң элек табиб-эпидемиолог Сәлидә Закирова вакцинация ясатучыларга, ризалыкларын сорап, кул куйдыртты. Участок терапевты Барый Йосыпов сәламәтлекләрен тикшерде. Ашыгыч ярдәм фельдшеры Алчәчәк Камалиева һәм поликлиника шәфкать туташы Алсу Борһанова процедураны осталык белән башкарды.

Сәлидә Ленаровна әйтүенчә, шушы көннәрдә сырхауханәгә 2600 доза вакцина кайткан. Кайбычлылар привива ясатуга җаваплы карый. Бу сезонда Кайбычта 7877 кешегә прививка ясау планлаштырыла, аларның 1500е — балалар.

Вакцинация нәтиҗәсендә организмда грипп вирусына каршы торучы антитәнчекләр барлыкка килә, иммунитет ныгый. Авырган очракта да авыру кискен катлаулануларсыз, җиңелрәк формада уза. Грипп пневмония, гайморит кебек өзлегүләргә китерергә, баш миен, йөрәк-кан системасын, бөерләрне зарарларга мөмкин. Әлеге катлауланулар, гадәттә, шактый озак — уртача 2-4 атна дәвамында үтә. Аерым очракта алар, гомумән, хроник формага әйләнергә мөмкин. Грипптан беренче чиратта өлкән кешеләргә, йөкле хатын-кызларга һәм кечкенә балалары булган әти-әниләргә сакланырга кирәк. Бу төркем кешеләр, иммунитетлары какшаган булу сәбәпле, йогышлы инфекцияләргә тиз бирешүчән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев