Кайбычта өч район катнашында ярыш узды
Хәбәрләр

Кайбычта өч район катнашында ярыш узды

Бүген «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында Юрий Гагаринның тууына 90 ел тулу уңаеннан кәгазьдән ясаган ракеталар очыру буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар үтте.

Анда Кайбыч, Саба, Буа районнарыннан 8 −15 яшкә кадәрге укучыларны үз эченә алган командалар катнашты. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аларның барысына да уңышлар теләде. Физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның сәламәтлеген ныгытуда спортның роле зур булуын билгеләп үтте. Ярышның баш хөкемдары Николай Волков бәйге шартлары белән таныштырды.

Бәйге шартлары буенча анда катнашучылар үзләре кәгазьдән ясаган ракеталарны ераклыкка һәм төгәллеккә очырырга тиеш иде. Нәтиҗәдә, ераклыкка очыруда шәхси беренчелектә Сабадан Рөстәм Әхмәдиев җиңүгә иреште. Кайбычтан Николай Кайсаров, Александра Саутина — икенче, Ислам Сабитов, Глеб Макавеев — өченче урында.

Төгәллеккә ярышта Сабадан Ранилә Гаффарова җиңү яулады. Кайбычтан Мөхәммәт Садыйков, Егор Вахтов, Сабадан Илназ Фәхетдинов — икенче, Сабадан Илзат Фатыйхов, Кайбычтан Булат Хәйбуллин — өченче урында.

Командалар арасында Саба районы командасы лаеклы рәвештә беренче, кайбычлылар — икенче, Буа районы командасы өченче урынны алды. Призлы урынга чыгучыларның барысына да дипломнар, медальләр, командаларга дипломнар, кубоклар тапшырылды. Призлы урыннар яулаган командаларны әзерләгән тренерларга грамоталар бирелде.


Нет комментариев