Октябрьнең беренче көне матур дата – Халыкара өлкәннәр көне белән истәлекле.
Бәйрәм уңаеннан, олы буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан, төрле чаралар уздырыла. Бер көн белән генә чикләнмичә, алар ункөнлек булып дәвам итә.
Бүгенге көндә безнең районда 4215 пенсионер исәпләнә. Өлкәннәрне социаль яклау өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Декада кысаларында бөтен авыл җирлекләрендә дә олы яшьтәгеләргә зур игътибар бирелә, аларга күчтәнәчләр тапшырыла. Социаль хезмәткәрләр «Өмет» үзәгендә патронажда торучы 103 ялгыз яшәүче өлкән кешенең өйләренә барып котлаячак.
Халыкара өлкәннәр көне — һәр гаиләнең диярлек яраткан бәйрәме, чөнки аларның күбесендә олы яшьтәгеләр — әби-бабайлар яши. Әмма безнең районның иң зур «гаиләсе» Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер кичерә. Биредә бүгенге көндә 29 кеше яши, шуларның 28е — пенсия яшендәге өлкәннәр. Гомер көзләрен уртак йортта каршылаучыларның барысы да һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ункөнлек кысаларында да алар котлаулар кабул итәчәк.
Нет комментариев