Гомер буе «Подберезье» колхозында хезмәт куйган тыл хезмәтчәне Александр Шишкинның олуг юбилее турында район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге дә онытмый.
Юбиляр кадерле кунакларын «Мин шундый шат!» — дип, сөенеп каршы алды.
Ул әле дә көр күңелле, сәламәтлегеннән зарланмый. Олы яшькә җитеп тә, үзеңне яхшы хис итү һәркемгә дә тәтеми.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны аның ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева котлады, күчтәнәчләр тапшырды. Ул, Александр Шишкинга район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.
Тыл хезмәтчәнен котларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова, ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева, Каргалы клубы мөдире Елена Смелова һәм Олы Подберезье мәктәбе яшь армиячесе Роман Смелов та килде.
— Сезнең лаеклы тормыш юлыгыз алдында баш иябез! Тарихи вакыйгаларда катнашып, туган ягыгыз һәм киләчәк буыннар хакына куйган хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, — диде Оксана Емельянова. Ул юбилярның, олы яшьтә булуына карамастан, авыл җыеннарында катнашуын, концертларга һәм төрле чараларга йөрүен билгеләп үтте.
— Балаларының олы яшьтәге әти-әниләрен ташламавы — нинди зур бәхет! Кызыгыз Тамара, шәһәрдә яшәсә дә, барысын да ташлап, бирегә, авылга кайтты, сезне карап, тәрбияләп тора. Шуңа күрә без сезнең йөз яшьлек юбилеегызны да бергәләп билгеләп үтәрбез әле, — диде ул.
Чыннан да, Шишкиннар нәселе озын гомерле булулары белән дан тота. Александр Васильевичның абыйсы Николай белән апасы Валентина да сиксән яшьне узып бакыйлыкка күчкән.
— Сез — районыбызның тере тарихы. Казанга Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бардыгыз, аны үзебездә дә каршы алдыгыз. Олы Подберезьедагы обелиск янында узучы «Георгий тасмасы» акциясендә катнаштыгыз, ел саен 9 Майда тантаналы митингка киләсез, —диде Екатерина Елисеева.
Ул үзенчәлекле үткәне булган шушы борынгы авылда — кайчандыр бакчалы, умарталы алпавыт утары, агачтан салынган ике катлы чиркәү булган җирлектә тырыш, җаваплы кешеләр яшәвен, ә Александр Васильевич авылның күрке булуын әйтте.
Кызы Тамараның тәрбиясендә яшәүче юбиляр хәленнән килгәнчә хуҗалык эшләрендә дә булыша. Кунакларны балалайкада уйнап сөендерде, тормыш хатирәләре белән уртаклашты.
Александр Васильевичка хезмәт юлын 12 яшендә үк башларга туры килә. Ул атлар да карый, чәчүдә дә эшли, сарыклар да көтә. Кыскасы, эшче куллар кирәк булган һәр җирдә хезмәт куя.
Александр Шишкинның әтисе Василий Михайлович Мәскәүне саклауда катнаша, 1943 елда Курск дугасында барган сугышларда һәлак була. Хатыны Прасковья Семеновна дүрт бала белән тол кала. Александр аларның иң өлкәне була. Әнисе Казан каймасын төзүдә катнаша. Авыр сугыш еллары вакыйгалары ветеранның хәтеренә мәңгегә уелып калган.
Әнисе траншеялар казырга киткәндә, өйдәге ике энесе һәм сеңлесен карау, ашарга әзерләү өлкән улы җилкәсенә төшә. Берсендә ул мичтәге кесәл салынган чүлмәкне ялгыш аударып җибәрә. Балалар аны көл белән бергә җыеп ала. Тәме әллә ни булмаса да, әниләренә дөресен әйтергә куркып, көл катыш кесәлне ашап бетерәләр.
Казан каймасын төзергә килгән уникешәр кешене үзләренә урнаштыруларын да яхшы хәтерли ул. Прасковья Семеновна 78 яшенә кадәр яши.
Сугыш елларында, бераз үсә төшкәч, Александр колхозда ат караучы булып эшли башлый. Ябык кына үсмер малай елгадан 15 литрлы чиләкләр белән су ташый. Бу, әлбәттә, җиңел булмый. Фермада бик зур үгез була. Александр аңа ике чиләк су алып кайта, ә үгез аны ике тапкыр йотуда эчеп тә бетерә.
Малайның хезмәтен җиңеләйтү өчен, кемдер үгезне үзен су эчерергә алып барырга киңәш итә.
— Әтием дүрт класс кына белем алган. Яшь чагында дүрт ел Ерак Көнчыгыштагы Приморье өлкәсенең Артем шәһәрендә армиядә хезмәт иткән. Шул вакытта безнең йорт янып беткән. Соңрак булачак тормыш иптәше — авылдашы, әниебез Нина белән таныша. Әтиемнең куллары алтын иде, бөтен нәрсәне үз куллары белән эшләде. Башта дүрт почмаклы йорт салды, аннары аңа янкорма төзеде. Безгә, балаларга, чикләвекләр алып кайтып: «Төлке күчтәнәче», — дия иде. Без аңа чын күңелдән ышандык. Пенсиягә чыккач та хезмәтен дәвам итте: балта осталары бригадасында эшләде, кышын фермага йөрде. Әниебез 66 яшендә яман шештән вафат булды. Соңрак әтием икенче тапкыр өйләнде. Олы Подберезьедан Анна Романова белән 14 ел яшәделәр. Ул да гүр иясе булды, — диде кызы Тамара Александровна.
Колхозда көтүче булып эшләгән елларында Александр Васильевич үзе үргән камчысыннан беркайчан да аерылмый. Бервакыт нәкъ менә шул камчы аның үзен дә, бер көтү сарыкны да үлемнән коткара.
Сугыштан соңгы елларда Александр Васильевич дусты белән Подберезье кырларында сарык көтүе көтә. Ул вакытта көтүләр бик зур була, кайберләрендә хәтта бер мең ярым сарык исәпләнә. Көннәрнең берсендә көтүгә бүреләр ташлана. Ике бүре сарыкларны буып үтерә һәм бер урынга өя башлый. Бүреләрнең шулкадәр якын килүеннән курыккан иптәше качып китә. Ә Александр Васильевич, бар көчен җыеп, камчысын болгый-болгый, ерткычларны куып җибәрә ала.
Ул чакта куркуын ничек җиңә алуын, көче каян табылуын ул бүген дә аңлата алмый. Бүреләр белән булган бу көрәш аның хәтерендә гомерлеккә сакланып калган.
Екатерина Ивановна Александр Шишкинга авыл тормышында актив катнашучы, туган җирләреннән еракта яшәсәләр дә, җәмәгать эшләреннән читтә калмаган балалар тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.
Кызы Тамара Каргалының «Сударыня» ансамблендә чыгыш ясый, йөзү белән шөгыльләнә, өлкәннәр спартакиадасында актив катнаша. Ул 35 елдан артык Тольятти шәһәрендә автомобильләр җыюда эшләгән. Ун ел элек, шәһәр тормышын калдырып, әтисе янына кайта һәм бүгенге көнгә кадәр аны тәрбияли.
Александр Васильевичның сигез оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Ул район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Саубуллашканда киләсе юбилейда кабат очрашырга сүз куештылар.
Нет комментариев