Кайбычта «Юл, әйдә, дуслашыйк!»  дигән районкүләм агитбригадалар бәйгесе үтте
Хәбәрләр

Кайбычта «Юл, әйдә, дуслашыйк!» дигән районкүләм агитбригадалар бәйгесе үтте

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә район мәктәпләренең ЮИД отрядларының агитбригадалары арасында «Юл, әйдә, дуслашыйк!» дип исемләнгән республика бәйгесенең район этабы үтте.

Әлеге бәйге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, «Юл йөрү куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелә. 

Бәйгедә катнашучыларны «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рөстәм Баһавиев сәламләде.

— Мәктәпләрнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен белүләре буенча көч сынашырга җыелды. Яшь инспекторлар отрядлары ел саен ямьле яз аенда «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә очраша иде. Бүгенге бәйгедә катнашучы һәр командага уңышлар телим, иң көчле командалар җиңүгә ирешсен, — диде ул.

Бәйгенең максаты — үсмерләр һәм яшьләрнең социаль активлыгын арттыру, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга битараф булмаган мөнәсәбәт формалаштыру, кагыйдәләрне яхшы белүче командаларны барлау. 

Яшь инспекторлар агитбригадалар чыгышын, аудитория белән эшли белүләрен күрсәтте. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану кирәклегенә басым ясады. Һәр команда, бәйге шартларына туры китереп, фантазияләрен эшкә җигеп, чыгышлар әзерләгән. 

Чыгышлар тәмамлангач, Казан шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә

Мурзаковага сүз бирелде. 

— Без көн саен пассажир, автомобиль йөртүче, яисә җәяүле буларак, юл хәрәкәтендә катнашучылар булабыз. Тирә-юндәгеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге юл йөрү кагыйдәләрен никадәр яхшы белүебезгә бәйле, — диде Сиринә Мурзакова. — Балалар, сез булдыклылар, юл йөрү кагыйдәләренең мөһимлеген иҗади формада күрсәттегез. Бәйгегә барлык командалар да намус белән әзерләнгән, бик яхшы чыгыш ясадыгыз. Укучыларны бәйгегә әзерләгән педагогларга да рәхмәт.

Нәтиҗәдә, Олы Кайбыч урта мәктәбенең ЮИД отряды җиңүгә иреште. Бәрлебашы һәм Борындык төп мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Әлеге командалар беренче-өченче дәрәҗәдәге дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Бәйгедә катнашкан бер генә команда да бүләксез китмәде, Сиринә апалары һәр командага катнашучы дипломнары, истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Бала чактан юл йөрү кагыйдәләрен күңеленә сеңдергән укучылар киләчәктә юл йөрү кагыйдәләрен бозмас, башкаларга да моңа юл куймас дип ышанабыз.


Нет комментариев