Хәбәрләр

Олы Подберезьеның хезмәт ветераны 35 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган

Олы Подберезьеда яшәүче Валентина Кузьминага 90 яшь тулды. Ул гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган.

1880 елда ук Подберезье авылы чиркәү-мәхәллә училищесы укытучысы Логин Королев китапханә булдырырга омтыла, һәм ул моңа ирешә дә. Кырык биш китаптан торган бу китапханә шул заман өчен зур байлык була. Ул вакытта Зөя өязенең башка училищеларында китаплар булмый. Авыл картларының сөйләве буенча, утызынчы елларда авылда клуб карамагындагы китапханә була, ул уку йорты дип атала. Фонд зур булмаган, нигездә, авыл хуҗалыгына кагылышлы китаплар һәм марксизм-ленинизм классиклары әсәрләре булган. Әдәби китаплар аз була. Шуңа күрә китапханәчеләр китапханәгә укучыларны җәлеп итәргә, мөмкин кадәр эш формаларын үзгәртергә тырыша. Бүген сүзебез — Олы Подберезье авылының иң яхшы китапханәчесе — 90 яшен тутырган Валентина Кузьмина (Корнишина) турында.

Валентина Александровнаны шушы күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева килде. Алар юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова, ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева 35 елдан артык гомерен китапханә эшенә багышлаган Валентина Александровнага сәламәтлек һәм озын гомер теләде. 1959 елда Алабуга китапханә училищесын тәмамлагач, яшь кыз юллама буенча Олы Подберезьега килә һәм тиздән белем үзәгенә әверелгән авыл китапханәсен җитәкли. Бу хакта район мәдәният бүлеге мөдире Скворцов болай дип язган: «Китапханә районда иң яхшыларның берсе булды, укучылар саны арта, китапханәче төрле эш формалары һәм ысулларын куллана. Биредә әдәби кичәләр, конференцияләр үткәрелә. Күчмә китапханәләр, китаплар белән йорттан-йортка йөрүләр оештырыла, яңалыкларга күзәтү үткәрелә. Яхшы хезмәте өчен Валентина Александровна бүләкләр белән бүләкләнде, мәдәният хезмәткәрләренең республика съезды делегаты итеп сайланды».

Әйе, минем шуны әйтәсе килә, Валентина Александровна — белемле, квалификацияле белгеч, китапханә эше нигезләренә ия иде. Ул балаларның да, олыларның да ничек итеп китап укуга гашыйк булуларын сөйләде. Менә аның бер хикәясе: «Кыш. Юлларны кар күмгән. Китапханәгә яңа китап кайта, ә өлкән яшьтәге актив китап укучы Леонтий Панкратов аны алырга килми. Валентина Александровна, китапны алып, аның өенә китә. Ул тун кигән Леонтий бабайның тәрәзә янында рәхәтләнеп китап укыган чагына туры килә. Бу вакытта ул инде тугызынчы дистәне ваклый торган була»...

Валентина Александровна моңа чын күңелдән сөенә. Хәзер дә шулай китап укысалар иде ул! Монда, Олы Подберезьеда, Валентина Кузьмина Иван Корнишин исемле егет белән дуслаша. Ул да китап укырга ярата, китапханәгә еш йөри торган була. Алар, гаилә корып, бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Валентина Александровна өйдәгесенә дә өлгерә, китапханә эшен дә һәрвакыт төгәл алып бара. Китапханә бинасы да башка була: 1967 елда биш стеналы агач йорттан ике катлы яңа бинага күчә. Китап фонды 13 меңгә кадәр арта. Валентина Александровна укучыларның барлык үтенечен үти, кирәкле китапларны Казаннан яздырып алып кайта. Шуңа күрә ул «Укырга яратмаган бала юк, алар әле үз китапларын таба алмаганнар. Китапханәдә генә утырмаска, китапларны алып, халык арасына чыгарга, кешеләргә якын булырга кирәк». Менә, китапханәченең халык белән эшләвенең нинди гади һәм шул ук вакытта матур ысулы булуын күрәсез. Ул лектор, агитатор һәм бизәүче булды. Валентина Александровна күптән инде лаеклы ялда, ләкин ул салып калдырган эш тәртибе саклана. 

Аның бала чагы җиңел булмаган. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша, әнисе даруханәдә эшли, хәрби госпитальләр өчен приборлар әзерли. Аларның гаиләсе күп балалы булган. Бу авыр чор юбиляр хәтерендә мәңгегә кара полоса булып саклана. 

Халык белән эшләүдәге югары күрсәткечләре өчен ул 1967 елда ТАССР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, фотосы районның Мактау тактасына кертелгән. Валентина Александровна өчен китапханә аның икенче йорты булды. Анда ул бик күп укыды, китап укучылар тәрбияләде, аның халык белән эшләү тәҗрибәсе яңа килгән китапханәчеләргә үрнәк булсын иде.

Китап укучылар күп булсын! Герцен әйтүенчә, "Китапханә — фикерләрнең ачык өстәле, анда һәркемгә урын җитә. Дуслар, китапханәләр укучыларны көтә.

Екатерина Елисеева,
Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар 
советы рәисе


Нет комментариев