Кайбычның яшь бадминтончылары республика бәйгесендә беренче урынны яулады
Районыбызның яшь спортчылары бадминтон буенча җиңү арты җиңү яулый. Республиканының Бадминтон федерациясе 1-2 июнь көннәрендә Сабада Татарстанның бадминтон буенча өметләре" дип исемләнгән шәхси-команда беренчелегенә ярыш үткәрде.
Татарстан тарихында әле беренче генә тапкыр үткәрелгән бу ярышта бадминтон буенча республиканың иң көчле командалары үзара көч сынашты. Бәйге ике яшь төркемендә - 2003-2004 елгылар, 2005 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында барды.
- Кайбычлылар әлеге ярышка бик ныклап әзерләнде. Нәтиҗәдә, безнең команда, алдагы ярышларда республикада үзләрен иң көчлесе итеп таныткан Саба, Алексеевский районнары командаларыннан да өстен чыгып, беренче турнирның беренче җиңүчеләре булды, - дип куанычы белән уртаклашты район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов.
Ярышта Борындык төп мәктәбеннән - 7, Федоровское урта мәктәбеннән - 4, Иске Чәчкаб төп мәктәбеннән - 2, Мөрәле төп мәктәбеннән 1 укучы катнашты. Гомуми команда җиңүенә Адилә Хөснуллина - 2 алтын, 1 көмеш, Гөлнара Федотова - 2 алтын, 1 көмеш, Диана Гобәйдуллина - 2 алтын, Полина Григорьева - берәр алтын, көмеш, бронза, Гүзәл Хәйруллина - берәр алтын, бронза, Рияз Гыймадиев - 1 алтын, 2 көмеш медаль отып, үзләреннән зур өлеш кертте.
Ярыш барган көннәрдә туган көннәрен билгеләп үткән Иске Чәчкабтан игезәкләр Ранис һәм Рамил Гаттаровлар, Борындыктан Диана Гобәйдуллина Бадминтон федерациясенең махсус бүләгенә лаек булды.
Яшь спортчыларга киләчәк ярышларда да уңышлар теләп калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев