Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта язгы чакырылышта армиягә китүче егетләрне зурлап озаталар

Россия Кораллы Көчләре сафларына алынучы егетләр, аларның әти-әниләре белән чираттагы очрашу узды.

Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин әйтеп узганча, бу чакырылышта безнең районның 20 егете солдат шинеле киячәк. Хуҗа Хәсән авылыннан Николай Таймасов белән Соравылдан Артем Таракановны армиягә озатканнар инде.
- Ватан сагында тору -ир-атның иң зур бурычы ул. Медицина күзәтүен дә уңышлы уздыгыз. Табибларның армиягә яраклы дигән нәтиҗә чыгарулары сезнең физик яктан нык, сәламәт булуыгызны күрсәтә, - диде хәрби комиссар. - Ата-аналар миңа еш кына безнең егетләр кайда хезмәт итәчәк дигән сорау бирәләр. Район егетләре Россиянең барлык төбәкләрендәге хәрби частьларга да җибәрелә. Булачак солдатларга теләгем шул: командирларның боерыкларын төгәл үтәгез, Уставны бозмагыз.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хаклы: Кайбыч егетләре солдат исеменә бервакыт та тап төшермәде, бу чакырылыштагы солдатлар да шулай хезмәт итәргә тиеш.
- Бөек Җиңү көнендә Мәскәү шәһәрендә Кызыл мәйданда узган төп парадта Афанасьевка авылы егете катнашуы барыбыз өчен дә горурлык ул. Сез дә шулай яхшы хезмәт итәрсез дип ышанам. Хәрби бурычыгызны намус белән үтәп, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз, - диде ул.
Армиягә китүче егетләр белән очрашуга хәрби хезмәт мәктәбен узып кайтучыларны, сугыш ветераннарын да чакыралар. Бу юлы очрашуга 28 ел дәвамында хәрби булган отставкадагы майор Илһам Хөснуллин килгән иде.
- Миңа Советлар Сою­зы армиясендә төрле төбәкләрдә хезмәт итәргә туры килде. Кайда гына хезмәт итсәм дә, якташларны очрата идем. Бергәләшеп, гармунга кушылып, татарча җырлап утыра идек. Армия хезмәтеннән куркырга кирәкми. Россиянең оборона министры Сергей Шойгуга рәхмәт, солдатларга армиядә хезмәт итү өчен барлык шартлар да тудырылды. Хәрби хезмәт срогын үткәннән соң, хәрби училищега укырга керер­гә яисә контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин. Хәзер хәрбиләргә хөрмәт арта бара. Үземнең дә оныгым контракт буенча хезмәт итә, - диде ул.
Илшат Паймурзин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга районда ветеран хәрәкәтен үстерү һәм ныгытуга, хәрби низагларны бетерүдә катнашкан ветераннарга социаль, медицина ярдәме күрсәтүдә керткән зур өлеше өчен "Ветераннар хәрәкәтенә ярдәме өчен" медален тапшырды. Ә "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллинага һәм бүлек редакторы Мингазиз Сөнгатуллинга армия һәм флотның батырлык традицияләрен яктыртуда, хәрби хезмәтнең абруен күтәрүдә бердәм эш алып барганнары өчен Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин кул куйган Мактау кәгазен тапшырды.
Ата-аналар арасында икешәр-өчәр уллары Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүчеләр дә бар иде. Ульянково авылыннан Евгений Мареев белән әңгәмә кордык.
- Мин дә, улларым Павел һәм Николай да армия сафларында хәрби бурычыбызны үтәдек. Хәзер чират өченче улым Александрга җитте. Саша Канаш шәһәрендә автомәктәптә шофер һөнәрен үзләштерде. Һөнәрле кешегә хәрби хезмәттә дә җиңелрәк. Дүртенчесенә күптән түгел операция булды, шуңа күрә ул хәрби хезмәткә соңрак китәчәк, - диде Евгений.

Очрашу барышында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Илгиз Насыйров, Ләйсән Шамилева, Алинә Хәйретдинова залдагыларга җырларын бүләк итте. Очрашу кафеда чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта язгы чакырылышта армиягә китүче егетләрне зурлап озаталар