Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта язгы кыр эшләрен хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатында айлык бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров хәбәр иткәнчә, 18 апрельдән 16 майга кадәр республиканың барлык районнарында да 2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү айлыгы уза.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстандагы дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм агросәнәгать хезмәткәрләренең республика профсоюзы ярдәмендә үтә. Аның максаты - язгы кыр эшләрен хәвеф-хәтәрсез, бәла-казаларсыз гына үткәреп җибәрү. Айлык кысаларында чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының, язгы кыр эшләре вакытында кулланылучы асылмалы җайланмаларның иминлек таләпләренә туры килүе тикшерелә, эшләрне имин башкару ысулларына һәм алымнарына, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү һәм хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрелә. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгак ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта язгы кыр эшләрен хәвефхәтәрсез үткәрү максатында айлык бара