Казанда АСЕАН саммиты вакытында үткәрелгән рейдлар барышында ЮХИДИ һәм шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре 271 электр самокатын махсус стоянкага озаткан.
Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Штрафстоянкага барлыгы 248 Whoosh электр самокаты, шулай ук 23 Urent электр самокаты эвакуацияләнгән.
Әлеге рейдлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне һәм тротуарларда арендага алынган техниканы урнаштыру тәртибен контрольдә тоту максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев