Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара.
Тиздән укучылар мәктәпкә барачак. Күрше авыллардагы белем бирү учреждениеләренә йөреп укучылар да шактый. Димәк, мәктәп автобуслары да рейска чыга. Юлларда балаларның иминлегенә аеруча зур игътибар бирү чоры җитә.
Авыл җирендә махсус тротуарлар юк, балалар мәктәпкә транспорт йөри торган юл читеннән бара һәм кайта. Аларга авыл хуҗалыгы техникасы, йөк машиналары һәм мәктәп автобуслары хәрәкәт иткән юлларны аркылы чыгарга да туры килә. Баланың юлдагы иминлеге, иң беренче чиратта, ата-аналарның игътибарыннан, җаваплылыгыннан һәм шәхси үрнәгеннән башлануын онытмасак иде.
Яңа уку елы алдыннан ата-аналарга балалары белән бергә мәктәпкә бару һәм кайту юлын тагын бер кат үтәргә киңәш итәм. Юлны кайсы урында һәм ничек аркылы чыгарга кирәклеген күрсәтегез. Туктап торган автомобиль, трактор яки автобус артыннан кинәт юлга чыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатыгыз. Балаларга хәтта хәрәкәт азрак булган авыл урамнарында да сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген искәртегез.
Велосипед, мопед һәм питбайклардан файдалануга да аерым игътибар бирү зарур. Ата-аналарга балигъ булмаган балаларның мототехниканы кабызу мөмкинлеген булдырмаска кирәк. Баланың тормышы һәм сәламәтлеге барлык техникалардан да кыйммәтрәк.
Караңгы вакытта балаларның киемнәрендә, рюкзакларында һәм аяк киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуы мөһим. Урамнар яктыртылмаган урыннарда мондый элементлар автомобиль йөртүчегә җәяүлене күпкә ерактан күрү мөмкинлеген бирә һәм юлдагы куркынычны киметә.
Автомобиль йөртүчеләргә аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Сентябрьнең беренче атналарында мәктәпләр, балалар бакчалары, автобус тукталышлары, җәяүлеләр кичү урыннары янында аеруча игътибарлы булыгыз. Авыл җирлегенә кергәндә тизлекне киметегез, балаларга вакытында юл бирегез. Иң мөһиме — юлда баланың көтелмәгән гамәл кылырга мөмкин булуын һәрвакыт истә тотыгыз.
Хөрмәтле ата-аналар, педагоглар һәм транспорт йөртүчеләр! Балаларның юлдагы иминлеге — барыбыз өчен дә уртак җаваплылык. Балага юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү генә җитми, аларны көндәлек тормышта үтәүне дә күрсәтергә кирәк. Бер-беребезгә игътибарлы, җаваплы һәм сакчыл булганда гына һәр баланың мәктәпкә барып-кайту юлын имин итә алабыз.
Яңа уку елы һәр гаиләгә шатлык, уңышлар һәм иң мөһиме — иминлек алып килсен! Балаларыбыз юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмыйча, исән-имин мәктәпкә барып, өйләренә сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар!
Илфат Әхмәтов,
ЮХИДИ бүлеге начальнигы
Нет комментариев