Казанда гриппка каршы вакцина ясату пунктлары ачыла
Хәбәрләр

Казанда гриппка каршы вакцина ясату пунктлары ачыла

Казанда 24 сентябрьдән гриппка каршы вакцина ясау пунктлары ачыла.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте. Казанлылар көн саен 7:30 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр прививка ясата алачак.

Пунктлар «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләрендә ачыла. Гриппка каршы прививканы шулай ук яшәү урыны буенча билгеләнгән поликлиникада да ясатырга була.

Үзегез белән паспорт алырга онытмагыз, диелә хәбәрдә.

 


Нет комментариев