Казанда ир-ат Тирән күлдә су коенганда батып үлгән
Хәбәрләр

Казанда ир-ат Тирән күлдә су коенганда батып үлгән

Фаҗига Казанның Киров районында булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тирән күлдә су коенганда ир-ат батып үлгән. Мәетне ярдан биш метр ераклыкта 1,5 метр тирәнлектән алып чыкканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында салкын суда ир-атның тәнен көзән җыерган, ә янында ярдәмгә килерлек берәү дә булмаган, дип фаразлыйлар. Ведомствода Татарстанда су коену сезоны 31 августта тәмамланды, дип искәрттеләр.


Нет комментариев