Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезьеда модульле ветеринария пункты төзелә

Быел Олы Подберезье авылында да модульле ветеринария пункты ачылачак. Әлеге пунктның бинасы инде сафка баскан, хәзер эчке эшләр алып барыла.

Районның баш ветеринария врачы Илсур Зыядиев хәбәр иткәнчә, әлеге пункт Олы Подберезье, Кече Подберезье, Сосновка, Каргалы, Пләтәни авылларына хезмәт күрсәтәчәк. Ветеринария белгечләре фермалардагы гына түгел, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралучы терлекләрне дә дәвалый һәм профилактик чаралар үткәрәчәк. Узган елларда шундый участок ветеринария пунктлары Колаңгы һәм Ульянково авылларында ачылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезьеда модульле ветеринария пункты төзелә