Мөрәледә герой авылдашлары белән хушлаштылар
Хәбәрләр

Мөрәледә герой авылдашлары белән хушлаштылар

Бүген Мөрәле авылы халкы махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган авылдашлары Нияз Халитов белән мәңгелеккә хушлашты.

Матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, батыр якташыбызның әнисе Рушания апа, бертуганнары, якыннары, авылдашлары, яшьтәшләре, бергә хезмәт иткән хәрби дуслары катнашты. Чыгыш ясаучыларның барысы да- район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, җирлекнең ветераннар советы рәисе, Ниязның укытучысы Лилия Мингазова һәм башкалар аны гел уңай яктан гына искә алды. "Илебез азатлыгы өчен башын салган райондашыбыз Нияз Нәҗип улының якты истәлеге халык хәтерендә мәңге сакланыр. Аның исемен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләрбез",- диде Альберт Рәхмәтуллин 

Мотоукчылар батальонында хезмәт иткән ефрейтор Нияз Халитов СВОга мобилизация буенча киткән. Агымдагы елның 11 сентябрендә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.


Нет комментариев