Татарстанда «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Аларының күпчелеген халык «Дәүләт хезмәтләре Мәдәният» мобиль кушымтасында рәсмиләштергән.
РФ Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 маена Татарстанда 251 179 кеше "Пушкин картасы«ннан файдалана. Бу — мондый мөмкинлеккә ия яшьләрнең 70,97 процентын тәшкил итә. Республикада барлыгы 353 916 кеше әлеге картаны файдалана ала.
ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан абсолют күрсәткечләр буенча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар краеннан соң дүртенче урында тора, ә катнашучылар саны буенча — бишенче урында. Соңгы күрсәткеч буенча Татарстаннан алдарак төбәкләр — Санкт-Петербург (97,81 процент), Мәскәү (73,1 процент), Чувашия Республикасы (72,47 процент) һәм Төмән өлкәсе (71,89 процент).
«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанда яшьләр иң күп йөри торган (быелгы кышкы-язгы чорда) дәүләт мәдәният учреждениеләренең беренче унлыгына түбәндәгеләр керә:
1. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры;
2. В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры;
3. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе;
4. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
5. ТР Милли музее;
6. Казан дәүләт яшь тамашачы театры;
7. Т. А. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры;
8. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы;
9. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее;
10. Чаллы дәүләт татар драма театры.
Театрларга июнь аенда да барырга мймкин, ә музейлар җәйгә «Пушкин картасы» ияләре өчен махсус программа әзерләде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Нет комментариев