Альберт Илгизәрович районда баручы төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен даими контролендә тота
Ул Борындык авылы мәдәният йортында барган капиталь ремонт эшләре белән кабат танышып кайтты. Төзекләндерү ТР Рәисенең мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча алып барыла.
Альберт Рәхмәтуллинны мәдәният йортында ремонт эшләрен алып баручы «Вика» төзелеш фирмасы директоры Фәнис Хәйруллин, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, мәдәният йорты җитәкчесе Илсинә Хөснетдинова каршы алды.
Эчке төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек, алда бинаны заманча материаллар белән тышлау һәм тирәсен матурлау бурычы тора. Район башлыгы һәр кабинетны карап, ремонт үтәлеше белән танышты, киңәш-тәкъдимнәрен бирде һәм эшне тизләтү бурычын куйды.
Нет комментариев