Аграр тармакның хөрмәтле ветераннары!
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Аграр тармакның хөрмәтле ветераннары! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Әлеге көн — кырларда һәм мега-фермада, бер таңнан икенче таңга кадәр хезмәт куючылар бәйрәме. Бу тармактагы хезмәт җиңелләрдән түгел һәм анда бар кеше дә эшли алмый. Безнең җәмгыять хезмәтчәннәре барлык төр күрсәткечләр буенча да уңышларга ирешә. Югары осталыгыгыз, җир-туендыручыбызга сакчыл караш һәм хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә без районыбыз икътисадын ныгытуга, халыкны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә үзебездән зур өлеш кертәбез. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм эшегездә уңышлар телим!
Реклама хокукында
Нет комментариев