Хәбәрләр

Рәхмәт сезгә, авыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Радик Камалетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы: 

— Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән ихлас күңелдән котлыйм. Авырлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының тырыш хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Безнең Кайбыч районында авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур игътибар бирелә: эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программалары эшли, авыл хуҗалыгындагы җирләрнең уңдырышлыгын саклау буенча эш алып барыла. Табыннарыбызны ризыклы итүче, илебезнең куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл эшчәннәре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Киләчәктә дә авылда тир түгеп эшләүчеләрнең хезмәте белән горурланып яшәргә язсын. Яңа технологияләр ел саен гамәлгә керә бара.
Сез үсеп килүче яшь буынга горурланырлык үрнәк күрсәтәсез.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, бәхет-шатлык, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.


Нет комментариев