Россиядә балалар һәм яшүсмерләрнең бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли
Балигъ булмаган балалар үзләрен борчыган сорауларны 8-800-2000-122 телефоны аша җиткерә ала.
Мәгълүм булганча, яшүсмерләр кайчакта ата-аналары, яшьтәшләре, классташлары, укытучылары, якыннары белән аңлашу тапмый. Проблемаң белән ялгызың гына калмас өчен, серләреңне уртаклашырдай якын кешең булмаса, ышаныч телефонына шалтырат. Психологлар сиңа төпле киңәшләрен бирер. Сорауларыңны райондагы белгечләргә дә юлларга була: Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе — 2-12-46, «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге — 2-10-93, 2-15-41.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев