Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сак булыгыз! Карточкадагы акчаларны талыйлар!

Казанда яшәүче дусларыбыз фатирларына ремонт ясарга булды бу көздә. Беренче эш итеп, алар, интернет аша сатып-алу белән шөгыльләнә торган бер сайтка, алмаштырырга теләгән иске йорт җиһазларын сатабыз, дип белдерү урнаштыралар.

Озак та көттерми, җиһаз белән кызыксынып шалтыратулар башлана. Берәүләр, килеп, карап та тормыйча алып китәргә була йорт җиһазларын. Имеш, бу яшь хәрби гаилә икән, Татарстанның бер ерак районына яңа кайтып урнашканнар. Шкаф, диваннарны шушы көннәрдә килеп төяп китәрбез, әлегә акча күчерә торырга банк карточкасының номерын җибәрегез, дип әйтәләр. Килешәләр, сөйләшкәнчә, дусларым карточканың номерын телефоннан смс белән язып җибәрәләр боларга. Ул да түгел, дусларыбызның телефонына махсус пароль язылган смс килә. Үзләрен хәрби гаилә дип таныштыручылар янәдән шалтыратып әлеге парольне сорыйлар. Күңелләрендә бернинди дә шик булмаган дусларыбыз парольне әйтеп тә бирәләр. Шуннан соң гына, тукта, бу пароль безнең карточка белән идарә итәргә мөмкинлек бирә түгелме соң боларга, дигән уй керә башларына. Карточкаларында әллә ни күп акча булмаса да, чит кешегә бер тиен дә бирәсе килми бит әле! Тиз генә банкка шалтыратып карточкаларын блокировать итәләр.

Бу очракны ишеткәннән соң, банк карточкалары белән интернет аркылы эш йөрткән башка танышларым белән дә аралаштым. Чыннан да, төрле парольләр сорап, карточкагызны яптылар, ачтырыр өчен шундый-шундый номерга шалтыратыгыз дигән смслар җибәреп, шактый алдарга тырышалар икән халыкны. Арада алданучылар, 10-15 мең акчасын югалтучылар да булган хәтта!

Әлбәттә, карточка аша гына түләүләр уздыру җиңел, мәшәкатьсез гамәл. Әмма сак булу кирәк!

Әгәр инде сезнең пластик карточка мәгълүматлары алдаучылар кулына эләкте дип уйлыйсыз икән, шунда ук банкның техник хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сак булыгыз! Карточкадагы акчаларны талыйлар!