30 август — Татарстан Республикасы көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм. Татарстан — төрле милләтләр һәм дин вәкилләре дус-тату яшәүче зур гаилә. Бу бәйрәм газиз җиребезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә. Күпмилләтле Татарстан, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап, алга баруын дәвам итә. Республикада тормышка ашырылучы программалар гражданнар өчен заманча торакта, уңай тирәлектә яшәү, сыйфатлы медицина ярдәме, яхшы белем алу, гаилә төзү, балалар үстерү мөмкинлеген, өлкәннәрнең имин тормышын тәэмин итүне максат итеп куя. Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны, гражданнарның татулыгын саклау һәм ныгыту — игътибар үзәгендә. Мәдәниятләр һәм диннәр күптөрлелеге — бәхәссез өстенлекләребезнең берсе. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Нет комментариев