Бүген Татарстанда антициклон йогынтысында гадәттән тыш җылы һәм коры һава торышы саклана.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көчле явым-төшемнәр фаразланмый.
Төбәк территориясендә көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр тизлектәге җил исәчәк. Җылы төннән соң Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев