Татарстанда җомга көнне, 26 декабрьдә, төнлә аязучан болытлы һава көтелә.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән кар, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һава температурасы −8°...-13°С, республиканың көнчыгышында −15°...-20°С, аязганда урыны белән −23°С ка кадәр җитә. Иртәнгә термометр баганалары −6 °... −11 ° С ка кадәр күтәреләчәк. Көндез −4 °... −9 ° С көтелә.
Юлларда бозлавык, машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыралар.
Нет комментариев