Бүген Татарстанда антициклон йогынтысы нәтиҗәсендә коры һәм чагыштырмача эссе һава торышы була.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил исәчәк.
Көндез республикада һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев